Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларга яшен һәм көчле җил вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда бүген һәм иртәгә секундына 15-18 метр тизлектәге көчле җил һәм урыны белән яшенле көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе республика халкына урамга чыгуны чикләргә, бина эчендә булырга киңәш итә. Балаларны караусыз калдырмау мөһим.
Көчле җил купкан чакта урамда булган очракта җир асты кичүендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш ителә.
Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торыгыз. Зур агачлар янында торырга ярамый.
Йортларның барлык тәрәзәләрен ныклап ябарга кирәк. Яшен вакытында ачык урында булган очракта җиргә ятарга киңәш ителә.
Янәшәдә елга, күл яки буа булмау мөһим, чөнки су электр тогын бик яхшы үткәрә, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала ала.
Машина йөртүчеләргә юлда хәрәкәт иткәндә бик игътибарлы булырга кирәк. Ерак араларга юлга чыгудан баш тартырга тырышыгыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз