news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга яшен һәм көчле җил вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр

Иртәгә Татарстанда көчле яңгыр, яшен һәм секундына 20 метрга кадәр тизлек белән исүче җил көтелә. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын саклык чараларын үтәргә чакыра.

Белгечләр урамга чыгуны чикләргә һәм бина эчендә калырга киңәш итә. Балаларның иминлегенә аеруча игътибар бирергә һәм аларны караусыз калдырмаска кирәк.

Реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында качарга ярамый.

Машина йөртүчеләр юлда аеруча сак булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot