news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга яшен һәм җил вакытында үтәлергә тиешле иминлек чараларын искәрттеләр

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 4 июньдә Татарстанда яшен, секундына 17 метрга кадәр тизлектәге көчле җил, шулай ук төнлә һәм иртән томан көтелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мондый һава торышы вакытында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр тапшыру линияләре астында, шулай ук йорт диварлары янында качып торырга ярамый, дип искәртте.

Автомобиль йөртүчеләрне юлларда кискен маневрлар ясамаска һәм туктаганда тизлекне акрын гына киметергә чакырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot