Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларга түләүле озын отпуск алырга хокуклы категорияләрне атадылар
Хезмәт кодексы нигезендә, хезмәткәрләр елына 28 көн түләүле отпуск ала ала. Әмма кайбер категория гражданнар озаграк ял итәргә хокуклы.
Кемнәр озайтылган отпускка чыга ала?
Озайтылган отпуск алу хокукына түбәндәге категорияләр ия:
инвалидлар – кимендә 30 календарь көн;
дәүләт граждан хезмәткәрләре – 30 көн;
прокуратура һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре – 30 көннән алып 45 көнгә кадәр һәм аннан күбрәк;
профессиональ авария-коткару бүлекчәләре белгечләре – 30 көннән алып 40 көнгә кадәр;
18 яшьтән кечкенәрәк яшьтәге хезмәткәрләр – 31 календарь көн;
дәүләт учреждениеләренең фәнни хезмәткәрләре – 36 көннән алып 48 көнгә кадәр;
педагогик хезмәткәрләр – 42 көннән алып 56 көнгә кадәр;
хәрби хезмәткәрләр – стажга, хезмәт шартларына һәм хезмәт итү урынына карап, 60 көнгә кадәр.
Кемнәр өстәмә түләүле ялга исәп тота ала?
Төп отпуск ялыннан тыш, өстәмә ял көннәре түбәндәге хезмәткәрләргә бирелә:
эш сәгатьләре нормалаштырылмаган режимда эшләүчеләр;
зарарлы яисә куркыныч җитештерү шартларында эшләүчеләр;
профессиональ спорт өлкәсендә эшләүчеләр (спортчылар һәм тренерлар);
гомуми практика табибы яисә шәфкать туташы булып эшләүчеләр (өч елдан артык стажы булган очракта).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз