news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга томан вакытында юлларда үтәлергә тиешле иминлек кагыйдәләрен искәрттеләр

Татарстанлыларга томан вакытында юлларда үтәлергә тиешле иминлек кагыйдәләрен искәрттеләр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан Гидрометеорология үзәге якшәмбе, 7 декабрьдә, республикада һәм Казанда уңайсыз һава торышы шартлары көтелү турында кисәтте.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнге һәм көндезге сәгатьләрдә урыны белән юлларда томан төшү һәм күрү мөмкинлеге начараю ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе республика халкын сак булырга чакыра. Юл аша чыгу өчен җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга киңәш ителә.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, кичекмәстән ашыгыч ярдәм телефоннарына мөрәҗәгать итегез.

Җәяүлеләргә урамнан барганда һәм юл аша чыкканда игътибарлы булырга кирәк. Машина йөртүчеләрдән тизлекне киметүләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләре сорала.

news_right_1
news_right_2
news_bot