news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга пенсия күләмен исәпләү тәртибен аңлаттылар

Татарстанлыларга пенсия күләмен исәпләү тәртибен аңлаттылар
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Минималь билгеләнгән хезмәт стажы һәм пенсия баллары булган татарстанлылар иминият пенсиясе ала ала. Аның күләме ничек исәпләнә – «Татар-информ» материалында.

Иминият пенсиясен алу өчен кешенең кимендә 15 ел стажы һәм 30 пенсия баллы булырга тиеш. Җитәрлек стажы һәм баллары булмаган гражданнар социаль пенсия генә ала ала. Аның күләме азрак, шулай ук мондый пенсиягә соңрак чыгалар.

Иминият пенсиясе күләмен исәпләү өчен түбәндәге формула кулланыла: пенсия күләме = фиксацияләнгән түләү + (пенсия баллары саны × пенсия баллы бәясе).

2026 елда фиксацияләнгәнт түләүнең күләме 9584,69 сум тәшкил итә. Ул стажга һәм пенсия балларына бәйле түгел. Быел бер пенсия баллының бәясе 156,76 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Баллар саны кеше рәсми рәвештә күпме эшләүгә һәм нинди хезмәт хакы алуга карап исәпләнә.

Мәсәлән, Татарстанда яшәүче кеше гомере буена барлыгы 35 ел эшләгән һәм 130 пенсия баллы җыйган. Быел аның пенсиясе түбәндәге формула буенча исәпләнә: 9584,69 + (130 × 156,76) = 29 963,49 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot