news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларга начар һава шартларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш ителә

Бүген һәм иртәгә республикада бозлы яңгыр, көчле җил һәм бозлавык көтелә.

(Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). 2 һәм 3 декабрьдә Татарстанда синоптиклар бозлы яңгыр, көчле җил һәм бозлавык фаразлыйлар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр минитсрлыгының ТР буенча идарәсе республикада яшәүчеләргә:

- ерак сәфәрләрдән мөмкин кадәр баш тартырга,
- табигатьтә йөрүдә баш тартырга,
- табигать кочагында ял иткәндә, үзең белән төзек элемтә чаралары, навигация җайланмалары йөртер
гә,
- йөрәк-кан тамырлары, астма авырулы кешеләргә урамга чыгудан баш тартырга,
- киемнәргә ут кайтаручы элементлар беркетергә киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә:

- кирәксез маневрлардан баш тартырга,
- автомобильнең техник хәленә,бигрәк тә тормоз ситемасына игътибар итәргә,
- кискен туктаудан баш тартырга,
- автомобильнең оптикасы эш халәтендә булырга тиеш,
- хәрәкәт тыгыз булган урыннарда куркынычсызлык тәэмин итә алырлык тизлек белән хәрәкәтләнергә.

Һәлакәтләр булган очракта, 101 һәм 112 номерлары аша ашыгыч хезмәтләр чакыртырга. Шалтыратулар тәүлек буе кабул ителә. Шәһәр һәм мобиль телефоннардан шалтырату бушлай. ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының “Ышаныч телефоны”: (843) 227-46-96, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100