news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга мирас алу тәртибе турында сөйләделәр

Татарстанлыларга мирас алу тәртибе турында сөйләделәр
Фото: © «Татар-информ»

Кеше үлгәннән соң аның туганнары мирас алуга дәгъва итә ала. Мирас алганда кемнәр өстенлекле хокукка ия, һәм нинди объектлар мирас дип санала ала – «Татар-информ» материалында.

Мираска нәрсәләр керә:

  • матди әйберләр (шәхси файдалану әйберләре);
  • акча һәм кыйммәтле кәгазьләр;
  • күчемсез милек;
  • транспорт;
  • милек хокукы.

Мираска шулай ук мәрхүмнең йөкләмәләре дә керә. Мәсәлән, мирас итеп фатир, автомобиль яки акча алучы мәрхүм туганының бурычларын да үзенә ала. Активларны гына алып, йөкләмәләрдән баш тартырга ярамый: бары тик мирастан тулысынча баш тартырга гына рөхсәт ителә.

Мираска нәрсәләр керми:

  • үлгән кешенең үзе белән тыгыз бәйле булган хокуклары һәм бурычлары (мәсәлән, алимент түләү кебек йөкләмәләре);
  • мөлкәти булмаган шәхси хокуклар.

Мирас нинди чиратта бирелә:

  • беренче чират – үлгән кешенең балалары, ире яки хатыны, шулай ук әти-әнисе;
  • икенче чират – үлгән кешенең бертуган абый һәм апалары, бабалары һәм әбиләре;
  • өченче чират – абый һәм апалар;
  • дүртенче чират – әби-бабайларның әти-әнисе;
  • бишенче чират – туганнан туганнарның балалары, шулай ук әби-бабайның бертуган абыйлары һәм апалары;
  • алтынчы чират – икетуган оныкларның, шулай ук икетуган абый-энеләрнең, апа-сеңелләрнең, әби-бабайларның нәсел дәвамчылары.
  • җиденче чират – үги ул һәм кызлар, үги әти һәм үги ана.
  • сигезенче чират – мирас калдырган кешенең законлы мирасчылары арасына кермәгән, әмма аның белән бергә кимендә бер ел яшәгән һәм аның тәрбиясендә булган эшкә сәләтсез кешеләр.
news_right_1
news_right_2
news_bot