Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларга май бәйрәмнәрендә шашлык кыздыруны тыйдылар
Республика Министрлар Кабинетының Татарстанда 30 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим кертелүе турында карары дөнья күрде.
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстанлыларга 30 апрельдән 15 майга кадәр ачык утта ризык әзерләү һәм корыган үлән яндыруны тыйдылар. Министрлар Кабинетының шул хактагы карары Татарстан хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Бу чорда республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. Татарстанлыларга урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган торак пункт территорияләрендә, урман-парк зоналарында (һ.б.) чүп-чар һәм корыган үләнне яндыру, шулай ук ачык утта (учакта, мангалда) ризык әзерләү, пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз