Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларга коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең 49,1 млн сумын кире кайтарганнар
Узган елда Татарстанда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне яңадан исәпләгәннән соң республика халкына 49,1 млн сум акча кире кайтарылган. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу суммадан 20,1 млн сумы дөрес булмаган исәпләүләрне төзәтүгә туры килгән. 25,2 млн сум тиешле сыйфатлы хезмәтләр күрсәтелмәгән өчен кире кайтарылган. Тагын 3,8 млн сум гомумйорт милкен карау өчен сарыф ителгән ресурсларның арттырылган бәясе нигезендә кире исәпләнгән.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 2024 ел белән чагыштырганда яңадан исәпләү күләме 8 процентка кимегән (бер ел элек бу сумма 53 млн сум тәшкил иткән булган). Шул ук вакытта дөрес булмаган исәпләүләр турында мөрәҗәгать итүчеләр саны 13 процентка диярлек — 2,67 меңнән 3 меңнән артык шикаятькә кадәр арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз