Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларга көчле салкында үтәлергә тиешле иминлек кагыйдәләре турында искәрттеләр
Татарстанда 18 гыйнварда төнлә һәм иртән -27 градуска кадәр салкын көтелә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында көчле салкында үтәлергә тиешле иминлек кагыйдәләре турында искәрттеләр.
Туңмас өчен катлы-катлы киенергә, бигрәк тә тәннең тиз өши торган урыннарын сакларга кирәк. Урамда булганда гел хәрәкәтләнеп торырга, вакыт-вакыт биналар эченә кереп җылынып чыгарга киңәш ителә.
Автомобильдә ерак юлга чыгар алдыннан якын кешеләрегезгә маршрутыгызны һәм якынча кайчан кире кайтачагыгызны хәбәр итегез. Машинага бензин салырга, үзең белән заряд җыйдырылган телефон, запас җылы кием, чәй белән термос, ризык, шырпы һәм фонарь алырга кирәк.
Туңган кешене мөмкин кадәр тизрәк җылы урынга алып керергә, төрергә һәм кайнар баллы чәй эчертергә кирәк, дип аңлаттылар ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз