Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларга көчле кар яуганда иминлек чаралары турында искәрттеләр
Татарстанда 10 һәм 11 гыйнварда көчле кар яву көтелә. Трассаларда кар өемнәре барлыкка киләчәк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында начар һава торышы шартларында үтәлергә тиешле иминлек чаралары турында искәрттеләр.
Начар һава торышы күп санлы аварияләргә, юлларда хәрәкәт чикләнүгә, түбәләрдән кар төшүгә һәм электр линияләре өзелүгә китерергә мөмкин. Машиналарны яхшы ныгытылмаган конструкцияләрдән ераграк куярга һәм түбәләрдән кар яки боз төшә ала торган участокларга якын килмәскә кирәк.
Машина йөртүчеләргә юлга чыгар алдыннан автомобильне яхшылап әзерләргә, бак тутырып ягулык салырга, җылы киемнәр, көрәк, фонарь,телефон өчен зарядка, ризык һәм су алырга киңәш итәләр. Шулай ук якыннарга маршрутны һәм кире кайтуның якынча вакытын хәбәр итү мөһим. Ашыгыч ярдәм кирәк булган очракта 112 номерына шалтыратырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз