news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга көчле җилдә куркынычсызлык чаралары турында искә төшерделәр

Сишәмбе, 9 июньдә, республикада һава шартлары начарлануы фаразлана.

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәртә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, боз, секундына 24 метр тизлектә җил фаразлана. 9 июньдә көндез һәм кич, Казанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм секундына 21 метрга кадәр тизлектә җил көтелә.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил һәм яшен куркыныч булуы турында искәртә. Һава шартлары начарланганда өйдән чыкмаска, урамда реклама такталары, биек йортлар, зур агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында тормаска киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә юлларда куркыныч маневрлар ясамаска һәм бер юлдан икенчесенә күчмәскә, куркынычсыз тизлек режимын сакларга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot