Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларга грипптан ни өчен ел саен прививка ясатырга кирәклеген искәрттеләр
Салкыннар башлану белән грипп һәм башка вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны арта. Татарстанда ел саен грипптан килгән зыян 7 млрд сумнан артып китә, дип хәбәр итә Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе.
Ведомство хезмәткәрләре искә төшерә: ел саен вакцинация үтәргә киңәш ителә, чөнки иммунитет 12 айга якын саклана. Бу гриппны профилактикалауның бердәнбер ышанычлы ысулы.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр республикада грипп һәм ОРВИның 13 415 очрагы теркәлгән.
Хәзерге вакытта Татарстанда яңартылган штамм составлы «Совигрипп», «Утрикс-Квадри» һәм «Флю-м» вакциналары ясала.
Ел саен үткәрелә торган вакцинация авыру куркынычын, шулай ук госпитализацияләр һәм грипп белән бәйле үлемнәр санын киметергә ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз