Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлыларга буран вакытында үтәлергә тиешле иминлек кагыйдәләре турында искәрттеләр
Бүген төнлә һәм 28 гыйнварда көндез республика территориясендә һава торышы начараю фаразлана. Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төбәктә көчле буран көтелә. Күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр начарланачак.
Көчле кар яву фаразлана. Җил тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр була. Юлларда урыны белән кар өемнәре булу мөмкин.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе кисәтү таратты һәм халыкны иминлек чараларын үтәргә чакырды:
- һава торышы начар булганда өйдә калырга тырышырга;
- шәхси транспортта йөрмәскә, җәмәгать транспортына өстенлек бирергә;
- автомобильләрне начар ныгытылган конструкцияләр янында калдырмаска;
- түбәләрдә кар һәм боз күп җыелган урыннарны урап узарга;
- юлда кискен маневрлар ясамаска, башка машиналар белән узышмаска.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз