news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшәүчеләргә буран һәм бозлавык вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр

Бүген һәм иртәгә, 30 гыйнварда, көндез республика территориясендә урыны белән секундына 16 метрга кадәр көчле җил, буран вакытында күз күреме 1000 метрга һәм аннан да азрак, юлларда бозлавык, җепшек кар һәм кар көртләре көтелә.

Бу вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны артырга, хәрәкәтне чикләү, түбәләрдән кар һәм боз төшү, электртапшыру линияләре өзелүе ихтимал.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә начар һава торышы вакытында иминлек чаралары турында искәрттеләр.

Автомобильләрегезне куркынычсыз урынга куегыз, начар беркетелгән корылмалар янында тормагыз. Түбәренә кар һәм боз җыелган биналарны уратып узыгыз.

Берәр хәл булган очракта «112» телефон номеры буенча шалтыратыгыз.

news_right_1
news_right_2
news_bot