news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга булачак пенсия күләмен ничек арттырырга икәнен сөйләделәр

Татарстанлыларга булачак пенсия күләмен ничек арттырырга икәнен сөйләделәр
Фото: © «Татар-информ»

Гражданнарның кайбер категорияләре үзләренең булачак пенсияләрен арттыра ала. Шулай ук җитмәгән иминият стажын һәм пенсия коэффициентларын ирекле иминият кертемнәре исәбенә сатып алырга мөмкин.

Аларга түбәндәгеләр керә:

- үзмәшгуль гражданнар;

- шәхси эшмәкәрләр;

- адвокатлар;

- арбитраж идарәчеләр;

- хосусый практикалы нотариуслар;

- рәсми эшкә урнашуы булмаган гражданнар;

- Россия Федерациясеннән читтә эшләүче затлар.

Взносларны ел саен күчерергә кирәк. Моны төрле ысуллар белән эшләргә була: сумманы ай саен өлешләп түләргә яки бөтен сумманы берьюлы кертеп бетерергә. 2025 елда ирекле иминият түләүләренең минималь күләме 59 241,60 сум, ә максималь күләме 473 932,80 сум тәшкил итә.

Ирекле пенсия иминиятендә катнашу яки аннан баш тарту өчен гаризаны ничек бирергә?

- дәүләт хезмәтләре аша;

- почта аша;

- социаль фонд бүлегендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot