news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга БПЛА һөҗүме куркынычы турында хәбәрне кайдан белеп булуын искәрттеләр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимын гамәлгә кертү һәм бетерү турында мәгълүматны оператив рәвештә кайда алырга мөмкин булуын искәрттеләр.

Беренче ысул - МАКС мессенджерында «РСЧС Республика Татарстан» рәсми каналына язылу. Биредә ракета һәм пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы турында, шулай ук уңайсыз һава шартлары һәм башка махсус режимнар турында барлык ашыгыч хәбәрләр оператив рәвештә җиткерелә.

Икенче ысул - «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы»ның бушлай мобиль кушымтасын урнаштыру һәм аңа хәбәрләр җибәрергә рөхсәт итү. Бу очракта кулланучыга көчле тавыш сигналы белән хәбәрләр киләчәк, бу гадәти СМСлардан тизрәк һәм ышанычлырак. Шулай ук кушымта аша ашыгыч хезмәтләргә шалтыратырга һәм гадәттән тыш хәлләр буенча белешмәләр табарга мөмкин.

«БПЛА һөҗүме һәм ракета куркынычы турында сигналлар алганда куркынычсызлык чараларын күрергә киңәш ителә: якындагы капиталь бинага, җир асты кичүенә, метрога, парковкага яки махсус җиһазландырылган сыену урынына барырга», – дип киңәш итәләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Ашыгыч хәлләрдә 112 номерына шалтыратырга кирәк, диелә ведомство хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot