news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга ана капиталына алынган торакка хокукны рәсмиләштерү хакында сөйләячәкләр

Татарстанлыларга ана капиталын файдаланып сатып алынган торакка хокукны рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация алу мөмкинлеге тудырылачак. Туры линия дүшәмбе көнне, 12 декабрьдә телефон элемтәсе режимында Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә уза.

Гражданнарның сорауларына Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең (Росреестр) ТР буенча идарәсе вәкиле – идарәнең Заречье бүлеге башлыгы Марина Фәттахова җавап бирәчәк. Татарстанлылар 10.00-12.00 сәгатьләрдә 8 843 221-80-35 телефоны буенча шалтырата ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot