Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлыларга 57 358 вакантлы эш урыны тәкъдим ителә
Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 166 вакантлы эш урыны тәкъдим итте.
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). 2021 елның 6 октябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 16 078 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 302 кешегә кимрәк.
Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,79% тәшкил итә, дип хәбәр итә республиканың Хезмәт министрлыгы.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 57 358 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 4 166 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,28 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 541е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 25 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз