news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлыларга 22 апрельдән 12 майга кадәр коры үлән һәм чүп яндыру тыелуын искәрттеләр

Татарстанда янгынга каршы махсус режим 22 апрельдән 12 майга кадәр гамәлгә кертеләчәк. Бу чорда төбәктә берничә чикләү гамәлдә булачак. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстанның янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Максим Трущин хәбәр итте.

«Әлеге карар белән республика территориясендә коры үлән һәм чүп яндыруга, шулай ук урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык ширкәтләрендә ачык утта ризык әзерләүгә тулы тыю кертелде», - дип сөйләде ул.

Язгы-җәйге янгын куркынычы чорында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре профилактика эшен оештырачак. Махсус рейдлар үткәреләчәк. Янгын күзәтчелеге, эчке эшләр органнары, җирле үзидарә, ирекле янгын күзәтчелеге хезмәткәрләреннән профилактика төркемнәре оешачак. Алар торак пункт территорияләренә, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә, шулай ук урманга якын булган массакүләм халык ял итү урыннарына патрульлек итәчәк.

«Хәзерге вакытта 791 профилактик төркем булдырылды. Без инде эшне башладык, хәзерге этапта 25 коры үлән һәм чүп яну очрагына юл куелмады», - дип өстәде Трущин.

Спикер аңлатуынча, узган елда язгы-җәйге янгын куркынычы чорында янгыннарның 53 проценты коры үлән януы белән бәйле булган. 2023 елда республика территориясендә барлыгы 1,6 мең коры үлән, чүп, камыл һәм камыш януы теркәлгән. Әлеге янгыннарда бер кеше һәлак булган, тагын ике кеше зыян күргән. Мондый һәлакәтләрнең иң югары ноктасы апрель һәм май айларына туры килгән. Бу чорда 950 янгын теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100