Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлылар Үзбәкстан бәйсезлеге көнен бәйрәм итүдә катнашты
Быел Үзбәкстан Республикасы дәүләт бәйсезлегенең 27 еллыгын билгеләп үтте.
(Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан вәкиллеге Ташкентта А.С.Пушкин исемендәге мәйданда Үзбәкстан Республикасы дәүләт бәйсезлегенең 27 еллыгын билгеләп үтү бәйрәм чараларында катнашты. Бу хакта Үзбәкстанд Республикасында Татарстан вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзбәкстан бәйсезлеге көнен бәйрәм итү чарасында Россия Илчелеге хезмәткәрләре, Үзбәкстандагы Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык вәкиллеге, Ташкент шәһәре милли-мәдәни үзәге җитәкчеләре һәм активистлары катнашты.
Бәйрәм концертында иҗат коллективлары, төрле бәйге лауреатлары, Үзбәкстанның халык һәм атказанган артистлары, балалар хореография коллективлары чыгыш ясады.

Концертны Үзбәкстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Марат Хәкимов ачып җибәрде. Ул үзбәк телендә “Она юрт” композициясен башкарды.
Бәйрәм көне дәвамында күргәзмә-ярминкә эшләде. Анда Үзбәкстан милли-мәдәни үзәкләре белән бергә Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге дә милли кәсепчелек эшләрен тәкъдим итте.

Биредә катнашучылар татар халкының халык-кулланма сәнгатен, көнкүрешен һәм милли ризыкларын, киемнәрен, өй кирәк-ярагын, керамик эшләнмәләрен, зәркән бизәнү әйберләрен, борынгы фотографияләрен һәм башка күп нәрсәне күрсәтә алды.
Соңыннан бәйрәм салюты булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз