news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар юлларда камераларның кайда урнашканын картадан карый ала

Картада камераларның республика шәһәрләрендә дә, трассаларда да урнашкан урыны күрсәтелә.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Республика Дәүләт автоинспекциясе рәсми сайтта урнаштырган картада юлларда камераларның кайда урнашканын тикшерергә мөмкин.

Карта Татарстанның бөтен территориясен колачлый. Анда камераларның республика шәһәрләрендә дә, трассаларда да урнашкан урыны күрсәтелә.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк татарстанлыларның, «Волго-Вятскуправтодор» һәм «Главтатдортранс» сайтларына кереп, юлларда камераларның кайда урнашканын тикшерә алуы хакында хәбәр иткән иде.

Агентлык шулай ук Казанда пәйда булган, сулга таба рөхсәт ителмәгән борылышларны терки торган яңа камералар хакында да хәбәр иткән иде. Өч атна эчендә әлеге камералар ярдәмендә Татарстанда 10 меңнән артык машина йөртүче штрафка тартылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot