news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар җылылык өчен яңа тариф буенча түләячәк, ул 6,7 процентка арткан

Татарстан буенча уртача алганда, 1 июльдән халык өчен җылылык энергиясе тарифы 6,7 процентка арткан. Җылылык энергиясенең уртача бәясе Гкал өчен 2012 сум 34 тиен тәшкил итә.

«Җылылык энергиясенә чыгымнарның артуы турыдан-туры температура режимына бәйле. Гадәттә, җылылык өчен иң зур түләү кышның иң салкын айларында була», – диде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Ягып җылыту чоры башлану белән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында җылылык өчен сумма барлыкка киләчәк, дип искәртте министр һәм гомумйорт исәпкә алу приборлары булганда, түләү җылылык энергиясен фактик куллану буенча башкарылуын әйтте.

Сентябрьдә җылылык җибәрелгән очракта, октябрь өчен коммуналь хезмәтләр квитанциясендә куллану факты буенча сентябрьнең җылылык күләме күрсәтеләчәк, диде Айзатуллин.

«Гомумйорт приборлары белән җиһазландырылмаган йортларда яшәүчеләр норматив куллану буенча хезмәтләр өчен түлиләр, бу сентябрьдән башлап сигез айлык җылыту вакытын исәпкә алып билгеләнәчәк», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot