news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар ярты ел эчендә цифрлы сервислар аша 155 меңнән артык мөрәҗәгать юллаган

Татарстанда 2026 елның беренче яртыеллыгында цифрлы кире элемтә мәйданчыклары аша гражданнардан 155 меңнән артык мөрәҗәгать кергән. Мондый мәгълүматларны ТР төбәк идарәсе үзәгенең Проект офисы утырышында әйттеләр, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.

Проект офисы рәисе, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр иткәнчә, халык 53 меңнән артык мөрәҗәгатьне «Халык контроле» системасы аша җибәргән, 51 меңнән артыгы – хакимият органнарының социаль челтәрләрдәге рәсми битләре аша, тагын 49 меңнән артыгы – «Дәүләт хезмәтләре» платформасы аша килгән.

ТР төбәк идарәсе үзәге мәгълүматлары буенча, «Халык контроле» системасында хәл ителгән мөрәҗәгатьләр өлеше 74 процентка җиткән, узган елның шул ук чорында 69 процент булган.

Республика халкы торак-коммуналь хуҗалык, транспорт инфраструктурасы, каты коммуналь калдыклар белән эш итү, территорияләрне төзекләндерү һәм сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча еш мөрәҗәгать иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot