news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Яңа ел каникулыннан соң ук диспансеризация уза алачак

Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре диспансеризация узарга теләүче гражданнарны кабул итүне яңа ел каникулларыннан соң башлаячак. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.

Ул планлы диспансерлаштыруның ике этапны үз эченә алуын искәртте. Беренче этапта граждан база дәрәҗәсендә төп тикшерү үтә һәм анализлар тапшыра. Патологияләр ачыкланган очракта аңа өстәмә, зуррак тикшеренүгә юллама бирелә.

«Ул үз эченә УЗИ, гастроскопия, колоноскопия һәм башка тикшеренүләрне ала», – дип аңлатты Владимир Жаворонков.

Ул шулай ук һәр яшь төркеменең үз үзенчәлекләре барлыгын билгеләп үтте. Мәсәлән, 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ашказаны-эчәк трактында онкологик авыруларны профилактикалау өчен гастроскопия үткәрелә.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары ассызыклаганча, бүген диспансерлаштыруга кызыксыну берничә ел элек булганнан күпкә югары. Ул татарстанлыларны планлы тикшерүләрне озакка сузмаска чакырды.

Владимир Жаворонков шулай ук яңа ел каникуллары чорында медицина учреждениеләренең эш режимы турында мәгълүмат бирде.

Ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм гадәттәге график нигезендә күрсәтелә — стационарларның кабул итү бүлекләре һәм травматология пунктлары тәүлек әйләнәсе эшләячәк.

Имгәнгән бала белән балалар медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел — аларны теләсә кайсы травмпунктта кабул итәчәкләр.

Амбулатор бүлекләр дә ял көннәрендә гражданнарны кабул итү өчен ачык булачак. Конкрет даталар турында тулырак мәгълүмат Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсенең социаль челтәрләрендә биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100