news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар яңа ел каникулларында 8 көн ял итәчәк

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2023 елга җитештерү календарен бастырды. Биш көнлек эш атнасында, ике ял көне белән, елына эш көннәре саны 244 булачак, ял көннәре – 121 көн, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне.

Җитештерү календаре нигезендә, Татарстанда 2023 елда эшләми торган бәйрәм көннәре булып түбәндәгеләр саналачак: 1-6 гыйнвар һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары;

7 гыйнвар – Раштуа бәйрәме;

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне;

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне;

1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме;

9 май – Җиңү көне;

12 июнь – Россия көне;

30 август – Татарстан Республикасы көне;

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне;

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне;

Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме.

Ай календаре һәм барлыкка килгән традицияләр нигезендә Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме башлану көннәре ТР Президенты Указы белән билгеләнә. ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәгълүматлары буенча, Ураза бәйрәменең якынча датасы – 21 апрель, Корбан бәйрәменеке – 28 июнь.

Эшләми торган бәйрәм көненә кадәр булган эш көненең яки сменаның озынлыгы бер сәгатькә кими, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100