news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итәргә бара торган иң популяр юнәлешләр аталды

Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия буйлап туристик сәфәрләр планлаштыра. 28 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр сатып алынган авиабилетларның 72 проценты Россиядәге юнәлешләргә туры килә. Бу хакта «Татар-информ»га OneTwoTrip сервисы матбугат хезмәте җитәкчесе Елена Шелехова хәбәр итте.

Эчке юнәлешләр арасында беренче урында Санкт-Петербург (билетларның 26 проценты) тора. Бу шәһәрнең татарстанлылар арасында популярлыгы бер елда 10 процентка арткан. Икенче урында Мәскәү урнашкан – 23 процент (узган ел белән чагыштырганда 6 процентка азрак). Ил эчендәге популяр юнәлешләр өчлеген Сочи йомгаклый – 11 процент (узган ел белән чагыштырганда 6 процентка күбрәк).

«Чит илләргә барырга җыенучылар арасында иң күп билетлар Үзбәкстанга (23 процент), Таиландка (12 процент) һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә (9 процент) сатып алынган. Узган елда Яңа ел бәйрәмнәрендә чит илләргә баручылар арасында иң популяр юнәлешләр рейтингында Шри-Ланка (13 процент), Азәрбайҗан (9 процент) һәм Таиланд (8 процент) бар иде», – дип өстәде Шелехова.

news_right_1
news_right_2
news_bot