Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар йөзү буенча Дөнья кубогының өй этабында 6 медаль алдылар
Ярышларда бөтен дөньядан барлыгы 200дән артык көчле спортчы катнашты.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). 2018 елда 7-9 сентябрьдә Казанда Спортның су төрләре буенча сараенда йөзү буенча FINA Дөнья кубогы узды. Казанда беренче тапкыр узган ярышларда бөтен дөньядан барлыгы 200дән артык көчле спортчы катнашты. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алар арасында –Митчелл Ларкин (Австралия), Фелипе Лима (Бразилия), Катинка Хоссу (Венгрия), Раноми Кромовидьойо (Нидерланды), Чад Ле Кло (КАР), Юлия Ефимова, Владимир Морозов, Антон Чупков, Кирилл Пригода (Россия), Блейк Пьерони (США) һ.б.
Россия җыелма командасында Татарстан Респуликасын 18 җирле йөзүче яклады. Нәтиҗәдә 6 медальле булдылар – 4 көмеш һәм 2 бронза.
Казанда турнир нәтиҗәләрен һәм җирле спортчыларның уңышларын Татарстан спорт министры Владимир Леонов шәрехләде.
«Бу ялларда йөзү буенча Дөнья кубогы безнең шәһәр тарихында беренче тапкыр үткәрелә. Безнең фикерчә, шулай ук Халыкара йөзү федерациясе белән Бөтенроссия йөзү федерациясе вәкилләре белдерүенчә, турнир югары дәрәҗәдә оештырылган. Спортчылар, хөкемдарлар, тренерлар һәм башкала кунаклары биредәге шартлардан канәгать калдылар.
Россия җыелма командасының уңышын, шулай ук Казанда берничә рекорд куелуын аерым билгеләп узасы килә. Россия җыелма командасы составында Татарстан йөзүчеләрненең үзләрен күрсәтүләре күңелле хәл.
Бу юлы алтын медаль юк, әмма Егор Куимов белән Ирина Приходько үз дәрәҗәләрен тотып, халыкара ярышларда уңышларга ирешүләре күңелле. Эдуард Вәлиәхмәтов медале дә куандырды һәм яшь спортчы Николай Соколов уңышлы чыгыш ясап, көмеш һәм бронза медаль алды.
Казанда Дөнья кубогы тагын берничә ел үткәреләчәк, анда катнашырга килүчеләр саны да елдан-ел артыр, дип ышанабыз. Без FINA белән хушлашмыйбыз, “Очрашуга кадәр” дип әйтәбез һәм чираттагы ярышларга көтеп калабыз! », - диде министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз