news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар халыкара этнографик диктантка кушыла алачак

Татарстанлылар ел саен үткәрелә торган «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясендә катнаша алачак. Үз белемнәрен 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр онлайн һәм офлайн-форматта тикшерергә мөмкин булачак.

Акция Россиядә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә кешеләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Әлеге белем ил халыкларының татулыгын, этникара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгыта, шулай ук гражданнар арасында этнографик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрә, дип хәбәр итә оештыручылар.

Диктант рус, инглиз һәм испан телләрендә тәкъдим ителә. 16 яшьтән кечерәк катнашучыларга – 20 сорауга, 16 яшьтән өлкәнрәкләргә 30 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. 20 бирем һәркем өчен дә бер үк булачак, ә 10 ысы – Россиянең һәр субъекты өчен уникаль. Диктант нәтиҗәләре буенча максимум 100 балл җыярга мөмкин. Барлык сорауларга да 45 минут эчендә җавап бирергә кирәк.

Дөрес җаваплар акциянең сайтында 11 ноябрьгә кадәр урнаштырылачак.

Акциядә офлайн катнашу өчен төбәк оештырган диктант мәйданчыгына килергә кирәк. Диктантны онлайн рәсми сайтта язарга мөмкин булачак. Тулырак мәгълүмат сайтта һәм Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемдә урнаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100