news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар хакимият органнарына татарча сирәк мөрәҗәгать итә башлаган

2023 елда татарстанлылар хакимияткә татарча сирәк мөрәҗәгать итә башлады. Узган елларда якынча 3 мең шундый мөрәҗәгать кабул ителгән булса, соңгы елда 918 булган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршында Татарстан телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.

Аның мәгълүматлары буенча, узган ел дәүләт хакимиятенең башкарма органнары гражданнарның якынча 72 мең мөрәҗәгатен эшкәрткән. Аларга мөрәҗәгать язылган телдә җавап биргәннәр. Шул ук чорда җирле үзидарә органнары 50 меңнән артык мөрәҗәгать алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100