news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Яшьләр советы составына керә ала

Татарстан халкы ТР Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Яшьләр советы составына керә һәм сайлау комиссиясенең җәмәгать ярдәмчеләре һәм сайлауларда волонтерлар була ала. Моның өчен аларга «Атмосфера – 2024» мәгариф проектында җиңәргә яки призер булырга кирәк.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр иткәнчә, белем бирү программасына җәмәгатьчелек фикере лидерлары катнашында семинарлар, лидерлык сыйфатларын һәм күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән һөнәри тренинглар, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр чараларында катнашу керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot