Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлылар Тукай районы участковыена Бөтенроссия конкурсында ярдәм итә ала
Татарстанда яшәүчеләр «Халык участковые-2025» Бөтенроссия конкурсында Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлеге участок полиция уполномоченные майор Илдар Вәгыйзовка ярдәм итә ала. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Илдар Вәгыйзов Эчке эшләр органнарында 1998 елның апреленнән хезмәт итә. Ул шулай ук хезмәт командировкаларында Төньяк Кавказ төбәге һәм Херсон өлкәсе территориясендә хәрби хәрәәктләрдә катнаша.
2023 елның 18 июлендә Рыково авылының торак массивы үзәгендә Украина Кораллы көчләренең HIMARS Америка ракеталары белән һөҗүме вакытында ул хезмәт автобусында ату зонасыннан 53 авыл кешесен алып чыккан.
Татарстан участковыена ярдәм итү өчен тавыш бирү сылтамасы буенча күчәргә һәм битнең аскы сул почмагындагы йөрәк символына басарга кирәк.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында катнашучы битенә алып баручы сылтама һәм QR-код урнаштырылган. Үз тавышыңны 2025 елның 10 ноябренә кадәр бирергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз