news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанлылар ТР үсеш перспективалары хакында фикер алышуларда катнаша ала
Республика халкы үз фикер-тәкъдимнәрен http://mert.tatar.ru сайтына кереп, интернет-кабул итү бүлмәсендә калдыра ала
Скопировать ссылку
(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Икътисад министрлыгында республика үсешенең стратегик приоритетлары, перспективалары хакында фикер алышулар узды. “Түгәрәк өстәл” утырышына закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек, предприятие-оешма вәкилләре чакырылган иде. Түгәрәк өстәл” утырышында республиканың алдагы елларда үсеш стратегиясен төзүне оештыру, планлаштыру, республика алдында торган кыенлыклар һәм яңа мөмкинлекләр хакында җентекле сөйләшү узды. Министр Марат Сафиуллин белдергәнчә, киләсе елда ТР 2010 елга кадәр социаль-икътисади үсеш программасы тәмамлана. “Сайланган үсеш моделе милли идея булып кабул ителсен өчен, бу бурычларны хәл итүдә сезнең катнашуыгыз, хуплавыгыз кирәк”, - дип министр залда утыручыларга мөрәҗәгать итте.
Утырышта катнашучыларга социаль-икътисади үсешнең макроикътисади фараз вариантлары буенча Бөтендөнья социаль-икътисади форумы тикшеренүләренә нигезләнгән аналитик күзәтү тәкъдим ителде. Анда субъектлар үсеше нигезенә салынган стратегия, концепцияләр, конкурентлык сәләте, чагыштырма чыгымнар, инфруструктураны дөрес үстерү юнәлешләре буенча анализ бирелә. Утырышта төбәк кооперациясе ярдәмендә җитештерүнең үсүе, дәүләт идарәсе, социаль, сәламәтлек саклау өлкәләрендә нәтиҗәле реформалар, шулар нәтиҗәсендә республиканың дөнья күләмендә конкурентлык сәләтенә ирешү, күчемсез милек секторы һәм финанс өлкәсе үсеше, төбәк икътисади системасының ачыклыгы Татарстанның яңа мөмкинлекләре буларак атап үтелде. Ә менә нефть ресурсларын чыгару буенча гына махсуслашу киләчәктә республиканың көндәшлеккә сәләтен югалтуга китерергә мөмкин булуы ассызыкланды. Кооперация элемтәләренең чикләнгән булуы исә республика предприятиеләренә тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Татарстанның уңышлы үсеше, социаль гарантияләрнең үтәлүе, инфраструктураны дөрес үстерү өчен тәэмин ителә ала торган бюджет кирәк. “Индустриаль яктан без моңа әзер. Әмма эшче көчләр буенча катгый чикләүләр бар. Шуңа күрә Казан, Чаллы, Түбән Камада булган проектлар буенча иң зур проблемалар кадрлар кытлыгына барып тоташа”, -ди Марат Сафиуллин. Аның сүзләренә караганда, якындагы 10 елда республика бу максатларга ирешә ала, моның өчен хезмәт ресурсларын өчтән бер өлешкә арттырырга кирәк булачак. Шул яктан караганда, Татарстанга югары квалификацияле белгечләр килүне тәэмин итүче система булдыру бүген өстенлекле юнәлеш итеп карала.
Республика үсешенең стратегик приоритетлары, перспективаларын барлау юнәлешендә эш дәвам итәчәк. Икътисад министрлыгы татарстанлыларны бу хакта фикер алышуларда актив катнашырга чакыра. Республика халкы үз фикер-тәкъдимнәрен http://mert.tatar.ru сайтына кереп, интернет-кабул итү бүлмәсендә калдыра ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot