news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша ЗАГС органнарына 31 меңнән артык гариза биргән

Элеккечә үк "Кабат таныклыклар, гражданлык хәле актлары турында белешмә бирү" иң популяр хезмәт булып тора

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан кешеләре 2015 елның I кварталында ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша ЗАГС хезмәтләре алуга 31 мең 74 электрон гариза биргән.

Элеккечә үк "Кабат таныклыклар, гражданлык хәле актлары турында белешмә бирү" иң популяр хезмәт булып тора (16 мең 497 гариза).

5230 гариза никахны, 3944е бала тууны, 3208 үлүне , 2195е аерылушны теркәүгә бирелгән, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.    

news_right_1
news_right_2
news_bot