news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар теннис буенча Россия чемпионатында ярымфиналга чыкты

Финалга чыгу өчен хатын-кызлар да, ир-атлар да көрәшәчәк.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан спортчылары теннис буенча Казанда узучы Россия чемпионатында парлы разрядта ярымфиналга чыктылар.

Ир-атлар арасында Идел буе спорт һәм туризм академиясе студентлары Тимур Кыямов һәм Александр Боборыкин Уфадан Булат Галиевны һәм Мәскәүдән Тимур Игамбердыевны 5:7, 6:4 исәбе белән оттылар. Хәзер алар Сочидан Антон Зайцевка һәм Евпаториядән Денис Клокка каршы уйнаячак.

Хатын-кызлар арасында татарстанлы Ксения Лыкина һәм Уфадан Полина Монова Люберецтан Анастасия Комардинаны һәм Мәскәүдән Алена Тарасованы 7:6, 6:0 исәбе белән җиңүгә ирештеләр. Финалга чыгу өчен алар Мәскәү кызлары Натела Дзаламидзе һәм Вероника Кудерматова белән уйнаячаклар.

Уеннар расписаниесе һәм турнир челтәре турында мәгълүмат ТР Теннис федерациясе рәсми сайтында бирелгән, дип хәбәр итә спорт оешмасының матбугат хезмәте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100