news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар табибка электрон язылудан 2,8 миллионнан артык тапкыр файдаланган

Иң популяры – электрон чират терминалы аша язылу.

(Казан, 17 март, «Татар-информ»). Хезмәт табибка Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, электрон чират терминаллары, “Электрон Татарстан” инфоматлары, мобиль кушымта аша язылырга мөмкинлек бирә. Санап үтелгән мөмкинлекләрдән иң популяры – электрон чират терминалы, дип хәбәр итә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.

Хезмәт популярлыгының уңай мисалы булып Республика клиник онкологик диспансер тора. 2017 елның 2 ае эчендә аның медицина мәгълүмати системасында лаборотор һәм диагностик тикшерүләргә 320 мең тапкыр язылганнар. Тикшерү мәгълүматларының барысы да “Татарстан электрон сәламәтлек саклау” системасындагы электрон медицина картасына юнәлтелә.

Табибка электрон язылу инде берничә ел иң ихтыяҗлы хезмәтләр исәбендә кала. Узган елда республика халкы бу мөмкинлектән 11,4 миллион тапкыр файдаланган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100