news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар табибка электрон язылу хезмәтеннән 1,7 млн тапкырдан артык файдаланган

Беркетелгән ТР медицина оешмалары табибларына гына язылырга мөмкин, стоматология хастаханәләре генә искәрмә булып тора

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Агымдагы елның дүрт аенда Татарстанда яшәүчеләр "Табибка кабул ителүгә язылу" хезмәтеннән 1,7 млн тапкырдан артык файдаланган.

Республика медицина оешмаларына табибка электрон рәвештә ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, "Электрон Татарстан" инфоматлары, электрон чират терминаллары, мобиль кушымта, ә икенчел кабул итүгә - табибның автоматлаштырылган эш урыны аша язылырга мөмкин.

Беркетелгән ТР медицина оешмалары табибларына гына язылырга була, стоматология хастаханәләре генә искәрмә булып тора, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.  

news_right_1
news_right_2
news_bot