news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Төркия уку йортларын тәмамлаучылар җыенында катнашты

Кичә Төркия югары уку йортларын тәмамлаучы меңгә якын кеше Истанбулда очрашты.

(Истанбул, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Кичә Истанбулда Төркия югары уку йортында белем алган элеккеге чит ил студентларының очрашу җыены узды. “Яңадан Төркия: элеккеге студентларның очрашуы” җыенына Татарстаннан алты кешелек төркем катнашты. Алар арасында Татарстан Президентының төрек теленә тәрҗемәчесе Ләйлә Гаффарова, “Азатлык” татар-башкорт радиосынан Райнур Шакиров, “Кредит Европа” банкы хезмәткәре Вадим Мөхәммәтов бар. Бу шәхесләр барысы да Төркия башкаласындагы югару уку йортларында белем алганнар.

Мәгълүм булганча, Төркия университетлары, ул чорның Президенты Тургут Өзал хәерхакы белән, 1992 елда төрки җөмһуриятләрдән студентлар кабул итә башлый. Шул ук елның көзендә Татарстаннан 47 кеше төрек иленең лицей һәм университетларына укырга килә. 1993 елда Татарстан белән Төркия мәгариф министрлыклары арасында беренче килешү төзелә. Ә инде 1995 елның 22 маенда Татарстан премьер-министры Фәрит Мөхәммәтшин һәм Төркия премьер-министры Хикмәт Четин тарафыннан имзаланган хезмәттәшлек килешүе ике ил арасындагы сәүдә, икътисад, мәдәният, фән-техника тармаклары буенча хезмәттәшлекне билгеле кагыйдәләр кысаларында башлатып җибәрә, үз чиратында мәгариф өлкәсендәге элемтәләрне тагын да ныгыта. Төркия милли мәгариф министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, 2003-2004 уку укыту елында Төркия югары уку йортларында 170 студент белем алган. Алар арасында магистратура һәм докторантура программаларын үзләштерүчеләр дә бар. Бүгенге көндә 700ләп татарстанлы егет-кыз Төркия университетларының югары белем дипломына ия. Аларның бер өлеше Төркиядәге РФ сәүдә оешмаларында, берникадәре Төркиянең Мәксәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа кебек шәһәрләрдәге сәүдә, төзелеш һәм башка коммерциячел ширкәтләрендә эшли. Татарстанның Төркиядәге элеккеге вәкаләтле вәкиле, бүгенге көндә Төркия һәм Ирандагы “Татарстан” сәүдә йортының җитәкчесе Рамил Мәүлетов, РФның Төркиядәге сәүдә вәкиле Айдар Гашигуллин, Татарстан президентының төрек теленә тәрҗемәчесе Ләйлә Гаффарова, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев, ”Хәләл” сертификациясе үзәге җитәкчесе Динар Садыйков та Төркия югары уку йортларын тәмамлаучылар арасында.

Мәгълүмат өчен. “Яңадан Төркия: элеккеге студентларның очрашуы” дип аталган чара Төркия президент аппараты һәм Төрки һәм тугандаш халыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган. Очрашуга 110 илдән меңгә якын кеше катнашты.

Кунакларны Төркия премьер–министры Бинали Йылдырым сәламләде. Ул чыгышының кереш өлешендә Мисырдагы террорист һөҗүмен искә алып, андагы халыкның авыр кайгысын уртаклашуын, мондый фаҗигаларның кабатланмавын теләде. Төркиянең илләр арасы тынычлыкка һәм дуслык, туганлык мөнәсәбәтләренә зур игътибар бирүен ассызыклап, 1960 еллардан бу көнгә чаклы дөньяның 160 иленнән 150 мең кешенең Төркия югары уку йортларын тәмамлавын белдерде. Алар арасында үз илләрендә министр, халык депутаты, танылган галим, дипломат, инженер, журналист, табиб һ.б. булып хезмәт итүче зыялыларның булуын, барысының да теге яки бу җәмгыятькә файдалы шәхес булып җитешүләренә игътибар юнәлтте. Быел Төркия университетларын тәмамлаучылар тарафыннан төрле илләрдә 26 иҗтимагый җәмгыять корылуын әйтте. 1960 елларның Төркиясендә 8 югары уку йорты булса, бүгенге көндә аларның саны 185кә җитүен, быелгы хисап буенча бу университетларда 110 мең чит ил студентының белем алуына басым ясады.

Биналы Йылдырым, залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп, Төркия белән элемтәләрен өзмәскә, дустанә мөнәсәбәтләрне икътисад, сәясәт, мәдәният, фән-мәгариф, хәрби саклану кебек тормышның һәр өлкәсендә дәвам итәргә өндәде. Ул чыгышын: “Төркиянең күңел капкалары сезнең өчен һәрвакыт ачык!”- дип тәмамлады.

Чара, яшьлегендә Истанбул техник университетында төзүче-инженерлык бүлеген тәмамлаган, 2001-2005 елларда Ливиянең Анкарадагы бөек илчесе вазифасын башкарган, узган ел авырып, 79 яшендә вафат булган Ливиянең элеккеге премьер-министры Мөхәммәт Әл Мангушның якты истәлегенә багышланган документаль фильм күрсәтү белән башланып китте. Премьер-министр Бинали Йылдырымның чыгышыннан соң аңа, Төркия белән Ливия арасындагы мөнәсәбәтләрне җылы тотуга керткән өлеше өчен, үлеменнән соң махсус премия тапшырылды. Аны Мөхәммәт Әл Мангушның улы кабул итеп алды. Очрашуга Ливаннан Али Чәләби исемле 85 яшьлек бабай да чакырылган. Ул 60 ел элек Истанбул техник университетында инженер-механиклыкка укыган. Төркия премьер-министры аны да махсус премия белән бүләкләде.

Җыенның икенче өлеше “Үткәннән бүгенгә – Төркия университетларын тәмамлаучылар һәм яңа хезмәттәшлек мөмкинлекләре” дип аталган. Анда Төркия югары уку йортларында белем алып, үз илләренең дәүләт структураларында югары баскычларга күтәрелгән шәхесләр: Палестина дәүләт телекоммуникация һәм мәгълүмат министры Аллам Муса, Азербайҗан парламенты халык депутаты Азай Гулиев, Косова тышкы эшләр министрлыгы вәкиле, дипломат Гүнәр Урежа, Сомали җәмгыять эшләре һәм торак төзелеше министры Садык Абдуллаһ Абди, Занзибар дәүләт университеты ректоры, профессор Идрис Әхмәди Раи, Монголия дәүләт теле-радио корылышы генераль директоры Гандиинма Рентскндорж, Черногория мөфтисе Рыфат Фәйзич, Босниядәге Сараево университеты филология фәннәре докторы, профессор Кәримә Филан, Монголия хәрби генераль штаб башлыгы урынбасары Жамп Бадамбазар чыгыш ясады. Алар Төркиядә үзләштергән белемнәрен илләрендә ничек, нинди юнәлештә файдалануларын аңлаттылар.

Бүген очрашуга катнашучы кунакларны Истанбулның тарихи-мәдәни урыннары белән таныштыру оештырылган. Җыенның программасы шуның белән тәмамлана.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100