news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар сугышта катнашкан туганнарының фотоларын социаль челтәрләрдә урнаштыра ала

Быел «Үлемсез полк» акциясендә онлайн-форматта катнашырга була.

Быел казанлылар «Үлемсез полк» акциясендә онлайн-форматта катнаша ала. Моның өчен социаль челтәрләрдәге шәхси битеңдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарың турында сөйләргә кирәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Алар хәрбиләр дә, тыл хезмәтчәннәре дә булырга мөмкин. Постка #МинемГеройМинемГаилә һәм #безнеңҮлемсезПолк хештегларын беркетергә кирәк булачак.

Казанның мәдәният идарәсендә хәбәр итүләренчә, онлайн-акциядә катнашучыларның тарихлары «Үлемсез полк»ның рәсми сәхифәсендә ел дәвамында тупланачак һәм бастырылачак.

Моннан тыш, акциядә катнашу өчен социаль челтәрләрдәге һәм мессенджерлардагы профиль фотосы урынына Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыңның портретын урнаштырырга мөмкин. Фонны «Үлемсез полк» сайтында онлайн-конструктор аша яки «Җиңү волонтерлары» чат-ботында сайларга мөмкин: @VsezapobeduBot.

Шулай ук Казандагы һәм республиканың башка шәһәрләрендәге медиафасадларда элеккеге елларда «Үлемсез полк» сайтында урнаштырылган ветераннарның портретлары белән видео трансляцияләнәчәк.

Узган ел акция кысаларында Казандагы 40 билбордта Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотолары урнаштырылды. Портретларда Советлар Союзы Геройлары Борис Кузнецов, Федор Баталов, Максим Дмитриев, Николай Столяров һәм башкаларны күрергә мөмкин булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot