news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татарстанлылар суд системасына ни дәрәҗәдә ышана?
Социологик сораштыруларда катнашкан татарстанлыларның уннан тугызы судларга ышаныч белдерүен җиткергән
Скопировать ссылку
(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Узган ел республиканың төрле инстанция судларында гамәлдәге суд системасына мөнәсәбәтләрен ачыклау өчен татарстанлылар арасында сораштырулар уздырылган иде. Аларда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә катнашты. Анкетада сораштыруда катнашучы 3 меңгә якын респондент өчен суд һәм суд системасы, судлар эшчәнлегендәге проблемалар хакында сораулар тупланган иде. Аларда респондентларның уннан тугызы судларга ышаныч белдерүен җиткергән. Судларның ачыклыгын тәэмин итүдә, алар фикеренчә, матбугат хезмәтләренең булуы зур роль уйный.
Бу хакта бүген ТР Арбитраж судында узган матбугат очрашуында суд рәисе урынбасары Йосыф Сәхәпов сөйләде. Аның белдерүенчә, бу сораштырулар халыкта судлар ярдәмендә яклауга ышаныч артуы хакында сөйли.
Арбитраж судта уздырылган сораштыруларда катнашучыларның, мәсәлән, күбесе (64 проценты) бәхәсле мәсьәләләр туганда, һәрвакыт судларга мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән фикердә. Респондентларның 12 проценты судларга бик сирәк, 10 проценты беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итүен җиткергән.
“Суд карары сезне канәгатьләндермәгәндә нәрсә эшләргә җыенасыз” дигән сорауга аларның 89 процентыннан “югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итәчәкмен” дигән җавап алынган. 3 проценты бер нәрсә дә үзгәрмәячәк дип исәпләгәнгә, беркая да мөрәҗәгать итмәячәген белдергән. Респондентларның 8 проценты мәсьәләне зур йогынтысы булган кешеләр ярдәмендә чишүгә өстенлек бирә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot