news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар стендка ату буенча халыкара турнирда биш медаль яулады

Геннадий Мамкин мактау пьедесталына ике тапкыр күтәрелде.

Татарстанлылар стендка ату буенча халыкара турнирда биш медаль яулады
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 6 август, "Татар-информ").  Австриянең Леоберсдорф ату мәйданында стендка ату буенча ел саен үткәрелә торган турнир булды. Татарстанның стендка ату мәктәбе вәкилләре барлыгы биш медаль яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Геннадий Мамкин мактау пьедесталына ике тапкыр күтәрелде. Виктор Филиппов шәкерте юниорлар ярышында икенче булды, биш сериядә ул 125 мөмкинлектән 114 тапкыр тидерде. Шулай итеп татарстанлы гомуми зачетта икенче урынны алды. Финалда ул төгәл итеп 40 тапкыр атты. Барлыгы икесен генә австрияле Андреас Шерхауфердан калышты.

Полина Князева яшүсмер кызлар арасында траншея стендын отты, 113/125. Татьяна Саранская бронза медаль яулады, 106/125. Александр Железин (109/125) үз активына тагын бер бронза медаль алды.

Яшүсмерләр скитында пьедесталга менү юлларына Петр Егоров тукталды. 108 мишеньгә тидереп, Татарстан атучысы 4 нче урынны алды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100