news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлылар спорт гимнастикасы буенча Халыкара турнирда дүрт медаль алды

Ярышларда бөтен дөньядан 91 спортчы катнашкан.

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанлылар  Олимпия чемпионы Михаил Воронин кубогына спорт гимнастикасы буенча XXV Халыкара турнирда дүрт медаль алды. Бу турыда республика Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Александр Чичеров "ат"та һәм аркылы борыста күнегүләрдә көмеш медаль алган, ә борыстагы күнегүләрдә бронза алган. Даниэль Маринов яшүсмерләр арасында "ат"та күнегүләрдә өченче урын алган.

Ярышларда бөтен дөньядан 91 спортчы катнашкан. Турнирда Татарстан данын Россия җыелма командасы составына кергән өч спортчы яклаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot