news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар социаль челтәрдә рак авыруы турында мәгълүмат туплый ала

Социаль челтәрдә табиб-онкологлар рак авыруы турындагы мифлардан арындырачак.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Республика клиник онкология диспансеры ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Facebook, «ВКонтакте», Twitter и Instagram социаль челтәрләрендә, шулай ук poleznoznat.info сайтында @poleznoznat.info аккаунтын булдырган. Бу хакта бүген «Татар-информ» корреспондентына онкология диспансерының матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Социаль челтәр битләрендә табиб-онкологлар рак авыруы турындагы мифлардан арындырырга алынганнар. Мәсәлән, рак кояш нурларыннан барлыкка килергә мөмкин, дигәнгә : «Кояш һәм рак авыруы арасында бернинди бәйләнеш юк!» – дип яза онкологлар. Шулай ук алар ракны дәвалап булмый һәм бу хөкем карары кебек, диючеләрне «Статистика киресен күрсәтә», – дип тынычландыра.

poleznoznat.info сайтында тест үтеп, бу авыру турында белемеңне тикшерә аласың. Шуның белән ракны булдырмауда чаралар күрергә була.

Исегезгә төшерәбез: 2016нчы ел Татарстанда онкология авырулары белән көрәш елы дип игълан ителгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100