news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар соңгы атнада грипп һәм ОРВИ белән сирәгрәк авырый башлаган

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны соңгы атнада 8,7 процентка кимегән. Авыручылар саны күрсәткече эпидемиологик чиктән 16,3 процентка түбәнрәк. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

Грипп вирусларына барлык очракларның 57,7 проценты туры килә. Гриппоз булмаган вируслар арасында РС-вируслар, риновируслар өстенлек итә.

Эпидемиологик сезон башланганнан бирле Татарстанның 90 мәктәбенең 196 сыйныфында уку процессы өлешчә туктатылды. «Балык Бистәсе 2 номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» вакытлыча ябылды.

38 229 укучы һәм 1 941 педагог тән температурасы югары булу яки ОРВИ билгеләре күзәтелү сәбәпле дәресләрдән читләштерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100