Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанлылар Россиякүләм Коръән бәйгесендә призлы урыннар алды

19-20нче мартта Грозный шәһәрендә Хутмат Кадыйрова башлангычы белән Чечен Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә «Woman in Islam» проекты тарафыннан оештырылган хатын-кызлар арасында Беренче Россиякүләм Коръән хафизлар бәйгесенең финал этабы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге конкурс кысаларында катнашучыларга Коръәннең 10 җүзен яттан белүне исбатларга туры килде. Татарстан вәкилләре уңышлы чыгыш ясап, ике призлы урын яулады: I урынны Ашурова Шоира, II урынны Маликова Хәдичә алды.
Бәйгедә бөтен Россиядән 23 катнашучы көч сынашты. Ун катнашучы Чечен Республикасыннан, ә калганнары Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан, Новосибирск, Самара, Ростов өлкәләреннән, Дагыстаннан һ.б. килгән иде.
Рамазан ае алдыннан Татарстан мөфтияте республикада яшәүчеләрне федераль дәрәҗәдәге конкурска җибәрү өчен сайлап алу этабын уздырган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз