news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Татарстанлылар Россиядә Кыр көнендә катнашучыларны орлыкларны чистарту машинасы белән шаккатырды

^Татарстанлылар Россиядә Кыр көнендә катнашучыларны орлыкларны чистарту машинасы белән шаккатырды

(Казан, 21 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе белгечләре Россиянең Рязань өлкәсендә үткәрелгән Кыр көненнән кайnты. Алар анда иң соңгы техник казанышларның берсен - орлыкларны икенчел чистарта торган СМВО-10 машинасын тәкъдим итте. Әлеге техника көнгә 20 тонна тирәсе орлык үткәрә ала. Һава токлары җибәрү нәтиҗәсендә, ашлык массасы санаулы секундларда орлык, тауар, фураж ашлыгы һәм калдыкларга аерыла. Әлеге техника бик кыйммәт – 187 мең сум тора, ә элек аграрийларга ашлыкны сортларга аеру өчен берничә машинадан файдаланырга туры килә, шул сәбәпле күп чыгымнар тотыла иде. Рязаньда үткән әлеге чара барышында ук Самара, Ульяновски һәм Волгоград өлкәләре, шулай ук кайбер республикалардан җитештерүчеләргә шушы машинага гаризалар керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot