news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Россия җыелмасы составында шашка буенча дөнья чемпионы булды

Болгариянең Кранево шәһәрендә узган финал турнирында 11 команда катнашты.

Татарстанлылар Россия җыелмасы составында шашка буенча дөнья чемпионы булды
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан спортчылары Россия җыелма командасы составында рус шашкасы буенча дөнья чемпионы булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге җиңүне Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбе спортчылары - халыкара гроссмейстер Дмитрий Цинман һәм халыкара мастер Андрей Гнелицкий яулады.

Болгариянең Кранево шәһәрендә узган финал турнирында 11 команда катнашты. Россия җыелма командасы 60 мөмкин булган очкодан 48 очко җыйды һәм өстәмә күрсәткечләр буенча Беларусь җыелма командасын узып китте. Өченче урынны Литва командасы алды.

Хәзерге вакытта Болгариядә шулай ук шәхси дөнья чемпионаты бара. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100