Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанлылар Рособрнадзор җитәкчесенә БДИ буенча сораулар бирә алачак
Октябрьдә ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы узачак.
(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). 17 октябрьдә Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Сергей Кравцов ата-аналар белән бөтенроссия очрашуы уздырачак, дип хәбәр итә идарәнең матбугат хезмәте.
Сергей Кравцов һәм идарә белгечләре 2018 елда бердәм дәүләт имтиханнары һәм 9 сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясен оештыру һәм үткәрү, бөтенроссия тикшерү эшләре, мәгариф сыйфатына караган халыкара тикшеренүләр буенча сорауларга җавап бирәчәк.
Очрашу вакытында төбәкләрдән туры элемтәләр булачак дип планлаштырыла.
Хәзерге вакытта сораулар электрон почта (ege@obrnadzor.gov.ru) аша һәм Рособрнадзорның социаль челтәр битендә кабул ителә. Сорауларны язмача яки видеомөрәҗәгать рәвешендә җибәрергә мөмкин. Иң кызыклы сорауларга җавапны очрашу вакытында бирәчәкләр.
Чара 11.00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз