news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанлылар Рособрнадзор башлыгына БДИ һәм ТДИ үткәрү турында сорау бирә ала

Сергей Кравцов 12 ноябрьдә ата-аналар белән Бөтенроссия очрашуы үткәрәчәк.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүчеләр Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцовка 2020 елда Бердәм дәүләт имтиханын һәм Төп дәүләт имтиханын оештыру һәм үткәрү турында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә.

«Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы 12 ноябрьдә ата-аналар белән Бөтенроссия очрашуы үткәрәчәк», - диелә хәбәрдә.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе турындагы сораулардан тыш, ведомство җитәкчесе һәм белгечләре Бөтенроссия тикшерү эшләре һәм мәгарифнең сыйфатын тикшерүгә бәйле темаларны да кузгатачак.

Сорауларны язма рәвештә яки видеомөрәҗәгать форматында Рособрнадзорның социаль челтәрдәге сәхифәсендә (https://vk.com/obrnadzorru) калдырырга мөмкин. Очрашу вакытында Рособрнадзор башлыгы аларның иң кызыклылары һәм популярларына җавап бирәчәк.

Ата-аналарның Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Сергей Кравцов белән Бөтенроссия очрашуы инде бишенче тапкыр уза. Үткән елда аңа әзерлек барышында 3 меңнән артык сорау һәм мөрәҗәгать килгән. Очрашуның трансляциясен 32 меңнән артык кеше караган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100